Биляр Озеро мәктәбе укучысы республика олимпиадасында ике фәннән призер булды

2017 елның 5 марты, якшәмбе

Биляр Озеро мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илүзә Мирсәетова татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча республика олимпиадаларында катнашып, икесеннән дә призерлар арасына керде. Бикүле мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң урта белемне Биляр Озерода алучы кызның республика күләмендә беренче генә уңышы түгел инде бу, әлеге фәннәр буенча берничә ел рәттән призерлар арасына керде ул. Быел әле Илүзә  рус әдәбияты буенча олимпиаданың район этабы җиңүчесе дә  булып табылды. Алга таба да Илүзә үзенең юлын татар теле һәм әдәбияты белән бәйләмәкче – мәктәпне тәмамлагач Казан федераль университетына укырга керергә хыяллана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International