Кызлар да, малайлар да тигез

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Кышның өч ае эчендә Нурлат район үзәк хастаханәсендә 94 сабый дөньяга килгән: 47 малай һәм шулкадәр үк кыз. Әлбәттә инде, иң зур авырлыктагы сабый – ир бала. Аның авырлыгы 4380 гр, буе 60 см, Абрыскинода яшәүче бер гаиләдә өченче бала булып туган ул. Иң кечкенә авырлыктагы кыз бала исә 2430 граммлы, 53 см.лы булып шәһәрлеләр гаиләсендә дөньяга килгән. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International