Нурлат инкассаторлары өченче тапкыр республикада “Иң яхшы участок” буларак күчмә Кубокка ия булды

2017 елның 3 марты, җомга

Күчмә Кубокны Нурлат инкассаторлык участогы начальнигы Фәрит Галимовка  Татарстан инкассаторлык идарәсенең еллык йомгаклау киңәшмәсендә тапшырганннар. Бүгенге көндә  республика идарәсе 20гә якын участокны берләштерә. 
–    Безнең участок күчмә Кубокка 2016 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча лаек булды. Нәтиҗәләр ясаганда участокларның эшчәнлеге 28 критерий буенча бәяләнә, – ди Фәрит Шәяхмәтович. – Күчмә Кубокка өчен тапкыр лаек булуыбыз инде. Чираттагы уңышыбызга да бар коллективның уртак тырышлыгы, бурычларны төгәл һәм оешкан төстә үтәүләре белән ирештек. 
Коллектив дигәннән, Нурлат инкассаторлык участогы зур түгел, ул нибары 6 кешене берләштерә. Начальниктан тыш, биредә Руслан Яруллин, Равил Рәхимов, Илнар Маняпов, Альберт Галеев, Тәлгать Шәкүров хезмәт куялар. Республика инкассаторлык идарәсе һәм аның участоклары алдына куелган төп бурыч – республикада тере акча әйләнешен тәэмин итү буенча дәүләт заказын үтәүгә  алар үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International