Нурлат кибоксчылары ТР Беренчелегеннән 6 “алтын” алып кайтты

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

18-20 майда Нурлатның яшь кикбоксчылары Яр Чаллыда кикбоксингның фулл-контакт төре буенча үткән ТР Беренчелегендә катнашып кайттылар. Беренчелектә респбуликаның 10лап шәһәр һәм районыннан 15 команда катнашкан. Беренчелектә Ильяс Хөснетдинов, Дмитрий Булатов, Анна Булатова, Никита Паймурзин, Тимур Сафин һәм Вадим Леваков – беренче,  Эрик Цой һәм Ильсувер Гафуров өченче урыннарны яулаганнар. Кикбоксчыларның барысы да Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер Евгений Казаев кул астында шөгыльләнә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International