Бүген район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Нурлат районы һәм шәһәрендә карантинлы үләннәргә каршы көрәш турында сүз барды. Киңәшмәдә Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм бөртек, орлык контроленә күзәтчелек бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Ахмедьянов, идарәнең Нурлат районы буенча дәүләт инспекторы Николай Ларионов, авыл җирлекләре башлыклары, ТСЖлар һәм идарәче компанияләр, ТОС җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре начальниклары һәм белгечләре катнашты. Флюра Ногманова киңәшмәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең карантинлы үләннәргә каршы көрәш буенча махсус карары белән таныштырды. Районда эшче комиссия оешкан, аның составына җаваплы затлар кергән. Сергей Ахмедьянов үз чыыгышында республика һәм район буенча карантинлы үләннәр буенча гомуми ситуация, аларның кешеләргә зыяны, таралуына юл куймау чаралары белән таныштырды. Ул карантинлы үләннәр, иң беренче чиратта амборзиягә каршы көрәшне бүгеннән, санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында башларга киңәш итте. Җаваплы затлар исә көрәшнең барышы турында хисапны июньнән алып октябрьгә кадәр һәр ай саен ясаячаклар.