Яңа Әлмәт мәктәбендә Соңгы кыңгырау 9нчылар өчен чыңлады

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Яңа Әлмәт төп мәктәбендә Әлмәт һәм Әмзә авылларыннан  29 бала белем ала, быел исә шуларның  4се 9нчы сыйныфны тәмамлый. Соңгы кыңгырау бәйрәме исә алар өчен онытылмаслык мизгелләргә бай булды. Укучыларны котларга район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин, Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов килгән иде. Кунаклар укучыларга һәм мәктәп коллективына котлаулары белән бергә бүләкләрен дә тапшырдылар. Укучыларны шулай ук мәктәп директоры Зөлфирә Хамматова, әти-әниләр, укытучылары, башлангыч сыйныф укучылары да котлады. Мәктәп тормышында актив катнашкан, төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаган чыгарылышларның һәркайсына мактау грамоталары тапшырылды.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International