Нурлаттан Анна, Дмитрий һәм Роман Булатовларны туганлык җепләреннән тыш, уртак мавыгуларына әверелгән спорт та берләштерә бүген – алар өчесе дә кикбоксинг белән шөгыльләнә.
Спортка мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә башлый: яшьлегендә көрәш белән мавыккан Алексей Викентьевич улы Диманы әле балалар бакчасына йөргәндә үк каратэ секциясенә бирә. Ир-егет үз-үзен, гаиләсен яклый белергә, вакытын файдалы үткәрергә тиеш, дип дәлилли ул бу адымын. Һәм ялгышмый – Дима бүген республика күләмендә генә түгел, Россия дәрәҗәсендәге ярышлар призеры. Соңрак Евгений Казаев кул астында кикбоксинг белән җитди шөгыльләнә башласа да, каратэне ташламый – үзе укый торган 4нче мәктәптә оештырылган секциягә дә йөрергә вакыт таба. Бу аңа тагын да күбрәк тәҗрибә тупларга, осталыгын чарларга, зуррак уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Кикбоксинг белән бирелеп шөгыльләнүе апасы Аняда да кызыксыну уята.
– Диманың уңышларына карап, минем дә нәрсәгә дә булса ирешәсем бик килә иде, – ди бүген 10 сыйныфта белем алучы Анна. – Үземне төрле өлкәләрдә сынап карадым: волейбол, чаңгыда шуу, хореография белән шөгыльләндем, әмма берсенә дә күңелем ятмады. Шуңа өч ел элек Дима артыннан кикбоксинг секциясенә язылдым, ул вакытта яшүсмерләр максимализмы белән бар нәрсә дә хәлемнән килер кебек тоелды.
Бүген Анна – Нурлатта кикбоксинг секциясенә йөрүче бердәнбер кыз. Бу өлкәдә яулаган саллы бүләкләренең исемлеге Диманыкына караганда кыскарак булса да, республиканың яшь спортчылары белән бер сафка басуын ул үзе өчен зур казаныш дип саный.
– Мин кикбоксинг белән бер еллап шөгыльләнгәч кенә республика күләмендәге ярышларга чыга башладым, – ди Анна. – Моңа кадәр гел малайлар белән көрәшкәнгә, осталык дәрәҗәмне аңлап бетерми идем – алар миннән көчлерәк бит. Ә иң беренче ярышларда ук үземнең 63 кг үлчәмем белән 120 кг.лы кызга гына җиңелгәч, үз-үземә ышанычым артты, тагын да ныграк шөгыльләнергә стимул булды.
Бүген Булатовларның өйләрендә бүләкләр өчен аерым билгеләнгән киштә Дима һәм Аняның күпсанлы грамота-медальләреннән сыгылып тора. Якын киләчәктә җиңүләр хәзинәсен 3 сыйныфта укучы энеләре Роман да тулыландыра башларга охшаган. Кикбоксинг секциясенә күптән түгел генә йөри башласа да, тренировкаларда теләп шөгыльләнә ул.
Булатовлар турында тренерлары Евгений Казаев та зур горурлык белән сөйли.
– Булатовларның максатчанлыгы, җиңүләргә омтылышлары, спортның бу төренә җитди карашлары – бер-берләре мисалында формалашкан сыйфатлар, бу аларны, һичшиксез, берләштерә, – ди Евгений Сергеевич. – Балалар ата-аналарыннан да һәрдаим хуплау һәм ярдәм тоялар, бу да аларны яңа җиңүләргә рухландыра. Диманың ике ел рәттән Идел буе федераль округы беренчелегендә призер булуы һәм кекусинкай буенча Россия беренчелегендә җиңү яулавы – спорт дөньясы өчен зур дәрәҗә.
Булатовлар киләчәктә, бәлки, тормышларын кикбоксинг белән бәйләмәсләр дә, әмма үзләре өчен күп файдалы күнекмәләр үзләштергәннәр инде алар. “Кикбоксинг иң беренче чиратта үз-үзеңне яклау күнекмәләре, яхшы физик форма бирә, – диделәр балалар беравыздан. – Спорт холыкны чыныктыра, максатчанлык, җаваплылык тәрбияли”. Булатовлар үзләренә зур игътибар биргәнне яратмый: кикбоксинг белән шөгыльләнү – алар өчен гадәти яшәү рәвеше. Уңышларының сере, бәлки, шундадыр да, чөнки үз эш-шөгылеңне яратканда гына олы җиңүләргә юл ачыла бит.