Районара почтамтта әбунә мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Бүген Нурлат районара почтамты җитәкчесе Рәфис Ногманов шәһәр бүлекчәләре хат ташучылары белән үткәргән киңәшмәдә төп тема Россия, республика басмаларына һәм “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасына әбунә хакында булды. 2017нче елның икенче яртыеллыгына әбунә кампаниясе тәмамланырга бер айдан артыграк кына  вакыт калып бара. Һәм Рәфис Рәшитович хат ташучыларны халык белән активрак эшләргә, аеруча район газетасына язылуны тизләтергә чакырды.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International