Конкурстан – уңыш белән

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Шул көннәрдә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казанда үткән II Халыкара “KAZAN – MUSIC ЙОРТ” музыкаль-инструменталь башкару конкурсында катнашып, зур җиңүләр белән кайткан. “Жар-птица” рус халык уен кораллары оркестры һәм “Домрачеи” ансамбле (җитәкчеләре Валентина Бурганова, концертмейстер Елена Боркова) II дәрәҗә лауреат булганнар. Аерым музыка коралларында уйнаучыларның чыгышлары да уңыш китергән. Гүзәл Яруллина һәм Булат Мөбарәкшин (Валентина Бурганова, Елена Боркова) домрада уйнап, I һәм III дәрәҗә лауреат, скрипка классында шөгыльләнүчеләр Гөлназ Гайнетдинова – I, Алинә Мотыйгуллина (Ольга Икрамова) III дәрәҗә лауреат, Семен Леонтьев (Тәлгать Бадыйгин) баян буенча II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булганнар. Әлфия Крепышева җитәкчелегендәге фортепиана дуэты – Асия Янгуразова һәм Руфинә Гафиятуллина II дәрәҗә дипломант булганнар. Моннан тыш, Диана Әхмәдиева, Павел Ефремов, Анастасия Порфирьева (Валентина Бурганова) домра буенча – II, III, Мария Аносова (Әлфия Крепышева) фортепиана буенча I дәрәҗә дипломант исемнәре алганнар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International