Нурлатта «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе массакүләм зарядка белән башланды

2017 елның 26 мае, җомга

26 майдан 26 июньгә кадәр Татарстанда Халыкара наркотик чараларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышлап үтә торган  “Наркотикларсыз тормыш” акциясенә нурлатлылар аның беренче көненнән  кушылдылар. Мәктәп укучылары, волонтерлар, спортчылар, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре, педагоглар һәм башкалар бердәм булып Мәдәният сарае каршына массакүләм зарядкага бастылар. Аларга үтеп баручы шәһәрлеләр дә кушылды. 
– Акция кысаларында районда төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Аңа район һәм шәһәрнең барлык структуралары да бердәм булып кушылачак, һәркайсының үз эш планы булдырылды, – ди Нурлат муниципаль районында наркотикларга каршы комиссия секретаре Гөлнара Исхакова. 
Күңелле музыка астында иртәнге зарядка анда катнашучыларга көн дәвамына җитәрлек көр кәеф һәм ай буена сузылачак акциягә яхшы старт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International