Бүген район башлыгы Равил Кузюров Нурлат шәһәрендә 1 июль көнне үтәчәк Сабантуй бәйрәменә әзерлек буенча эшче киңәшмә үткәрде. Анда милли бәйрәмне үткәрү буенча оештыру комитеты әгъзалары, оешма-предприятиеләр, оешмалар һәм службалар җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре чакырылган иде. Киңәшмәдә бәйрәмне оештыру мәсьәләләре каралды, мәйданның план-схемасы, бизәлеше, чаралар вакытында хокук тәртибе, куркынычсызлыкны тәэмин итү, халыкны ташу һәм башка сораулар буенча җитди сөйләшү булды. Район башлыгы барлык эшләрне дә оешкан төстә алып барырга кушты, ә контроль кабул итү көнен 26 июньгә билгеләде.