Нурлатта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында мөһим мәсьәләләр каралды. Утырышны Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин алып барды.
Нурлаттан Наталья Львова «Автоледи-2021» республика конкурсында катнашты. Кичә Казанда автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында традицион ярыш узды.
Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетына академик И.П. Павлов исемендәге Санкт-Петербург дәүләт медицина университетыннан Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин исеменә Рәхмәт хаты килде.
Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтү
2021 елның 14-20 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак( 4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә
Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм республика Премьер-министры урынбасары, Нурлатка эш визиты белән килгән Васил Шәйхразиев башлап җибәрделәр.
Нурлатның «Чыршыкай» балалар бакчасы «Россиянең иң яхшы балалар бакчалары - 2021» Бөтенроссия конкурс-смотрында җиңүче дип табылды.
Нурлат районы җитәкчелегенең Сәләнгеш авыл җирлегендә яшәүчеләр белән традицион җәйге очрашуында җирле үзидарә органының беренче яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы ел азагына кадәр үсеш перспективалары билгеләнде
Кичә «Нурлат җылылык челтәрләре» җәмгыятендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды.
Район җитәкчелегенең җирле халык белән чираттагы очрашуы Мамык авыл җирлегендә үтте. Очрашу район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре катнашында узды
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча:
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш ихтималы турында шторм кисәтү алынды.