Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетына академик И.П. Павлов исемендәге Санкт-Петербург дәүләт медицина университетыннан Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин исеменә Рәхмәт хаты килде.
Нурлат тикшерүчесе онкогематология авыруы булган 3 яшьлек кызның гомерен саклап калуы турындагы тарих шунда ук бөтен социаль челтәрләр буенча таралган. Без язманың герое белән телефон аша элемтәгә кереп, барысын да белә алдык.
Рөстәм Хәйруллин кан авыруын дәвалау өчен төп күзәнәкләрнең донорларын эзләү турында белдерүне күргәч, донор булырга карар иткән. Бу хәл 2014 елда булган, ул вакытта ул Камчатка крае буенча Тикшерү идарәсендә эшләгән.
Операция уңышлы узган, тикшерүче Нурлатка әйләнеп кайткан, сабый белән таныш та булмаган. Закон шундый инде: операциядән соң 3 ел узгач кына алар таныша ала. Характеры буенча бик тыйнак Рөстәм Хәйруллин бу темага сөйләргә яратмый.
“Чит балалар булмый", – дип тәмамлады ул телефон аша сөйләшүебезне.
Бу вакыйганың ахыры бәхетле тәмамланыр дип ышанасы килә, һәм сабый үзенең коткаручысы белән һичшиксез очрашыр. Шундый игелеклелек үрнәгенә карап, кеше бәласенә битараф булмаган кешеләр күбрәк булсын иде.