Нурлатның «Чыршыкай» балалар бакчасы «Россиянең иң яхшы балалар бакчалары - 2021» Бөтенроссия конкурс-смотрында җиңүче дип табылды.
Традицион бәйге мәктәпкәчә яшьтәге балаларны белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы мәктәпкәчә белем оешмаларын ачыклау максатыннан үткәрелә. Чара агымдагы елның 15 гыйнварыннан 26 маена кадәр ачык күргәзмә форматында узды. «Россиянең иң яхшы балалар бакчалары - 2021» Бөтенроссия конкурс-смотры күп компонентлы комплекслы анализ нигезендә һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рекомендацияләрен, мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең гомуми концепциясенә туры китереп, мәктәпкәчә белем бирү системасының федераль эксперт советы тарафыннан үткәрелә.
«Әлеге конкурста без шул рәвешле мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында шул исәптән инновацион белем бирү формаларын проектлау һәм гамәлгә ашыру, нәтиҗәле методлар һәм технологияләр, шул исәптән балаларга физик, әхлакый һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен шартлар тудыру өлешендә алдынгы тәҗрибә уртаклашабыз, шулай ук гамәли өлешне гомумиләштерәбез », – дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Зоя Яковлева.