Кичә «Нурлат җылылык челтәрләре» җәмгыятендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды.
Очрашу барышында район башлыгы район үсешенең социаль-икътисади күрсәткечләрен әйтеп үтте. Ә Нурлат җылылык челтәрләре директоры Рамил Шәрәпов узган елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга үсеш планнары турында сөйләде. Ул җылыту сезонына әзерлек барышы белән таныштырды.
Хезмәт коллективы җыелышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.