Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм республика Премьер-министры урынбасары, Нурлатка эш визиты белән килгән Васил Шәйхразиев башлап җибәрделәр.
Мәликә Фәйзуллина быел беренче тапкыр 2 нче мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Белем көненә ике атна гына калса да, ул яңа мәктәп формасындагы чарага яшьтәшләре белән бергә килде. Васил Гаязович кулыннан мәктәп кирәк-яраклары салынган матур портфель алгач, барыннан да бигрәк, әнисе Гөлчәчәк Әхмәт кызы дулкынлангандыр.
– Мин ике баланы берүзем тәрбиялим, вакытлыча рәсми эшем юк. Быел берьюлы яңа уку елына ике баланы әзерләргә туры килә,шуңа күрә бу ярдәм үз вакытында һәм кирәкле. Бик рәхмәтлемен, - дип уртаклашты ул.
Очрашу кысаларында Васил Гаязович һәм Алмаз Сәлимович балаларны яңа уку елы белән котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
- Без әле генә «Киләчәк» иҗат үзәгендә булдык, анда шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлекләр тудырылган. Әлбәттә, Нурлат, республика һәм илнең киләчәге балалар кулында. Әгәр без сезнең якыннарыгызны яратып, хакимият ярдәме белән сезгә лаеклы тормыш, белем бирә алсак, республика алга таба да бүгенге кебек алдынгы позицияләрдә булачак, – диде Васил Шәйхразиев.