Нурлат гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды

2021 елның 20 августы, җомга

Нурлатта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында мөһим мәсьәләләр каралды. Утырышны Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин алып барды.

Утырыш темасы буенча фикер алышу авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең потенциалын саклап калу мәсьәләсеннән башланды. Анда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исхаков җентекләп тукталды.

Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Евгений Попов су коену сезоны вакытында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм кешеләрнең үлеменә юл куймау буенча өстәмә чаралар, ДПК бүлекчәләренең эшләве һәм техниканы җылы боксларга күчерү турында мәгълүмат бирде. Докладчыларны кайбер авыл җирлекләре башлыклары тулыландырды.

Шунда ук дәүләт янгын күзәтчелеге начальнигы Рифкать Йосыповны тыңладылар, ул янгыннарны булдырмау һәм аларда кешеләрнең үлеменә юл куймау буенча өстәмә чаралар темасын яктыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International