Нурлаттан Наталья Львова «Автоледи-2021» республика конкурсында катнашты. Кичә Казанда автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында традицион ярыш узды.
Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча ул 5 нче урынны алды. Моңа кадәр ул ярышларның район һәм зона этаплары җиңүчесе булган иде.