Мамык авыл җирлегендә халык җыены узды

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Район җитәкчелегенең җирле халык белән чираттагы очрашуы Мамык авыл җирлегендә үтте. Очрашу район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре катнашында узды.

Җыен барышында авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында хисап тотты. Мәсәлән, 2021 елның маенда гражданнарның үзара салымы акчасына суүткәргеч торбаларын алыштыру (50 м) һәм Октябрь урамы буенча задвижканы алыштыру (49-67 нче йортлар) буенча эш башкарылган, июнь аенда Җиңү Паркында брусчатка түшәлгән, июль аенда Октябрьская урамы буенча урам утлары төзекләндерелгән, 750 м СИП сузылган, шулай ук Приозерный бистәсендә 12 яктырткыч урнаштырылган, 1050 м СИП сузылган, хәзерге вакытта Мичурин һәм Чапаев урамнарына вак таш җәелә.

 

Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов районның социаль-икътисади күрсәткечләрен әйтеп үтте. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

 

Очрашу күңелле нотада тәмамланды: Линар Нурисламович шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Сергей Ванчуринга сыер саву аппараты тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International