Нурлат районы җитәкчелегенең Сәләнгеш авыл җирлегендә яшәүчеләр белән традицион җәйге очрашуында җирле үзидарә органының беренче яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы ел азагына кадәр үсеш перспективалары билгеләнде.
“Авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлегенең төп юнәлеше-халыкның тормыш – көнкүрешен тәэмин итү, бу, барыннан да элек, социаль-мәдәни өлкәне үстерү, сайлаучыларның наказларын үтәү, урамнарны, юлларны төзекләндерү, беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү һ.б.", - дип билгеләп үтте үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Анатолий Пинин.
Биредә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып территорияне төзекләндерү мәсьәләсе кала. Шуңа бәйле рәвештә Анатолий Николаевич барлык кешене дә йорт яны территориясен чисталыкта тотарга чакырды. Ул шулай ук балалар уен мәйданчыгын җиһазлау, урам утларын карап тоту, гражданнарның үзара салым программасын тормышка ашыру буенча эшләрнең барышы белән таныштырды.