Бүген, 8 август көнне бөтен мөселман дөньясындагы кебек үк, Нурлатта да Ураза гаете бәйрәм ителде.Бикүле авылы мәчетенең исә мондый зур дини бәйрәмне беренче каршы алуы иде әле. Шуңа да быел гына ачылган яңа мәчет Ураза гаетенә килүчеләрне чак сыйдырды.