Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлатта экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча җыелышлар бара
2013 елның 9 августы, җомга
Мондый җыелышлар 1-6 августта авыл җирлекләрендә уздырылды. Шәһәрдәге беренче утырыш 7 августта Яшьлек микрорайонында үтте. Анда, төрле ведомство җитәкчеләреннән тыш, әлеге бистәдә урнашкан оешма-учреждениеләр, предрприятиеләр хезмәткәрләре дә катнашты, аларның күбесе шул микрорайонда торучылар.
“Яшьлек” ТСЖсы рәисе Наил Мөхәммәтҗанов башта кайбер саннар китерде: ширкәт балансында күпфатирлы 19 йорт бар, 2960 кеше яши, шуларның 325е – 25 яшькә кадәргеләр. Болар – төрле милләт кешеләре, әмма ниндидер этникара конфликтлар беркайчан да килеп чыкканы булмады, диде ул. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов Нурлаттагы барлык ширкәтәләрнең рәисләренә мөрәҗәгать итеп, йорт комитетлары белән берлектә даими рәвештә фатирларны йөреп чыгарга кирәк, диде.
– Үзегезгә ышанып тапшырылган йорттагыларның ничек яшәгәнлекләрен белеп торырга тиешсез: анда кем пропискада, кем яши... – диде Р.Кәримов. – Бүген күпләр фатирларын кемгә дә булса яшәргә биреп тора – мондый фатирларга игътибар итегез. Гомумән, уяу булырга кирәк.
Уяулык турында шәһәр прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов та искә төшерде, һәм бу бер җитәкчеләргә генә дә кагылмый, диде ул.
– ТСЖ хезмәткәрләренә йортларның подвал һәм чарлак биналарын тикшерергә кирәк, – диде ул. Һәм һәркмгә дә игътибарлы булырга киңәш итте: ннди дә булса шикле әйбер сиздегезме – шунда ук хокук саклау органнарына шалтыратырга кирәк. Прокуратура экстремистик юнәлештәге сайтлар белән актив көрәш алып бара, шактый Интернет-ресурслар ябылды. Тыелган сайтлар һәм материалларны Юстиция министрлыгы сайтыннан табарга мөмкин (minjust.ru/extremist-materials).
Шәһәр прокуратурасы вәкиле шулай ук нурлатлыларны толерантлы булырга, бере-берләрен хөрмәт итәргә һәм бары тик законда рөхсәт ителгән диннәрне генә тотарга чакырды. Диннең законлылыгы дигәннән, утырышта Нурлат район мөхтәсибенең беренче урынбасары, “Кормыш” мәчете имамы Альберт Насрыев та катнашты һәм бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Диннән ерак торган һәр кеше дә барлык нечкәлекләрне дә белеп бетерми. Бүгенге көндә барлык мөхтәсибәтләр дә Исламның яраклы юнәлеше – Әбу Хәнифә мәзхәбен тота..
– Нинди диндә, милләттә булуга да карамастан, сез бер-берегезне хөрмәт итәргә тиеш, – диде Альберт Насриев. Ә бу хакыйкатьне иң яхшысы балачактан ук сеңдерү мәслихәт. Имамның сүзләрен 4нче мәктәп вәкиле – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Шойтова да раслады. Ул мәктәптә бу юнәлештә нинди чаралар уздырылуын сөйләде. Мисал өчен, биредә милли бәйрәмнәр үткәрелә, алар барышында балалар төрле халыкларның мәдәнияте белән таныша, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән орчашулар була, чөнки сугыш – төрле милләт кешеләренең дуслыгын сурәтләгән иң ачык мисал.
Очрашу азагында микрорайондагы оешмаларның җитәкчеләре өчен традицион дини кыйммәтлекләрне ныгыту, толерантлылыкны формалаштыру мәсьәләләре буенча укулар оештыруда булышлык итәргә карар кылынды. Гомумбелем бирү учреждениеләренә укучы яшьләр арасында тәрбия эшен активлаштырырга, районның милли диаспоралары вәкилләре белән милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча эшне көчәйтергә, җирлек территориясенә Урта Азия һәм Төньяк Кавказ төбәкләреннән килүче гражданнар, шулай ук традицион булмаган Ислам тоткан чит затлар турында ай саен Россия МВДсының Нурлат районы бүлегенә мәгълүмат биреп бару эшен активлаштырырга киңәш ителде.
Мондый җыелышлар барлык микрорайоннарда да узачак, чираттагысы бүген, 9 августта шәһәрнең үзәк өлешендә булса, соңгысы 23 августта Түбән Нурлатта үтәр дип планлаштырыла.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз