Нурлаттан Радик Ибраһимов республиканың иң танылган чаңгычылары турындагы китапка кертелгән

2013 елның 7 августы, чәршәмбе
Республиканың иң данлыклы чаңгычылары турындагы “Чаңгы узышлары” исемле алты йөз битлек белешмәлектә Нурлаттан Радик Ибраһимов исеме дә бар
Әлеге китап 2002 елда ук нәшер ителгән, һәм аның авторы – ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Юрий Сидоровның кереш сүзеннән үк бу басмага иң-иңнәрнең генә эләгүен аңларга мөмкин. “...Татарстанда тәүге беренчелек 1921 елда уздырыла, һәм бу китап тыйнак тел һәм саннар ярдәмендә әнә шул чордан башлап Татарстанга дан китерүче чаңгычыларга багышлана”, – дигән автор. Шунысын да әйтик, Радикның спортка юлы шома булмый, гомумән, спорт белән чын-чынлап сигезенче сыйныфны тәмамлагач кына шөгыльләнә башлый ул. Анысы да кызыклы гына килеп чыга.
– Сигезенчене тәмамлагач, апам Лилия (профессор, фәннәр докторы – ред.) мине һәм игезәк туганым Рамилне Казанга төзелеш техникумына укырга керергә алып китте, – дип искә ала ул елларны Радик. Соңрак зур спортка китергән хикмәтле хәлләр шуннан башланып киткән дә икән. Лилия саладан килгән үсмерләрне алмаслар дип шүрләп, укытучыларга егетләрнең икесе дә спорт осталары, алыгыз – үкенмәссез, дигән хәйләгә барырга мәҗбүр була. Кабул итәләр Ибраһимовларны, әмма апаларының хәйләсе дә тиз арада фаш ителә.
– Укытучыбыз Зәки Миңнуллин утызлап яңа студентны тезеп бастырды да, кросс йөгертте. Иң азактан килүчеләр Рамил белән мин идем. Дөрес, техникумга кергән идек инде, әмма укытучыбыз шуннан безгә кул селтәде, – ди Радик. Бу исә егетнең мин-минлеген, үҗәтлеген көчәйтә генә:  ул һәр көнне хәлдән таеп егылганчы шөгыльләнә башлый һәм беренче курсны тәмамлаганда, язын чаңгы ярышларында Казанның Совет районы чемпионы исемен яулый. Ә инде өченче курста укыганда спорт мастерлыгына кандидат нормасын үти. Тәҗрибәле остаз исә өметле егетне танылган тренер Герман Ремезовка тапшыра. Аның кул астында чын-чынлап спортчы характерын ныгыта егет. Шулай да зур җиңүләре армия тормышыннан башлана аның. Хәрби хезмәтне Ерак Көнчыгышта спорт ротасында үтә ул. Анда да төрле ярышларда катнаша, Радик асылда озын-озын марафон дистанцияләрендә узыша һәм 1988 елда мәртәбәле ярышларда 30 километрлы марафонда өченче урын алып, СССР спорт мастеры исеменә лаек була, бер ай узуга туганы Рамил дә шул ук дәрәҗәне яулый (Рамил 39 яшендә гер спорты буенча да Россиянең спорт мастеры исеменә ирешә әле). Хәер, Радик Ибраһимовның Ерак Көнчыгышта яулаган җиңүләрен санавы бик озакка сузылыр иде. Контракт буенча хезмәткә калган егет Амур өлкәсе, РСФСР, Себер һәм Ерак Көнчыгыш беренчелекләрендә, Казан чаңгы марафонында 50шәр километрлы дистанцияләрдә беренче урыннарны яулый. Шул арада Хабаровск педагогия институтын тәмамларга да өлгерә. 1995 елда Радик Ибраһимов туган ягы Нурлатка күченеп кайта. Әмма чаңгыларын “чөйгә элеп” кайта ул.
– Эш, мәшәкатьләр басты, тормыш бер төрлерәккә әверелде. Һәм туган якка кайтып, нәкъ унсигез ел узгач кына, мин янә чаңгыга бастым һәм туган җиремдә беренче җиңүемне яуладым әле, – дип хатирәләрен барлый якташ-спортчыбыз. Шул рәвешле, районыбызның мөхтәрәм спорт ветераны Иван Белов әйткәндәй, “Радик унсигез еллык “озын йокыдан” соң янә спорт дөньясына кайта”. Шөкер, бүген ветеран статусында йөрүче спорт остасын ярышларга, җиңүләргә рухландыручылары да бар. Хатыны Марина, кызлары Маша белән Илина һәр ярышларда озатып йөриләр. Казанда укучы олы кызлары Дашага да әтисенең җиңүләрен хәбәр итеп торалар. Әнә, бүген дә Радик кышкы сезонга әзерлек эшләрен башлаган. 15әр километр кросс йөгерү, роллерларда 30ар чакрымны урау кебек системалы шөгыльләнү режимын булдырган. Чаңгылар, спорт экипировкасы да сатып алган. Болар коточкыч бәягә төшсә дә, спортчы кош тоткандай шатлана гына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International