Үсмерләр аэроклубка китә

2013 елның 10 августы, шимбә
Бүген “Заречный”дагы “Ратный сбор” палаткалы лагеренда ял итүче яшүсмерләр Минзәләгә – аэроклубка китәргә җыена.
РОСТОның Нурлат районы бүлеге линиясе буенча хәрби – патриотик юнәлештәге лагерьда ял иткән 80 үсмернең 23е иртәгә парашюттан сикерергә җыена. Бер атна дәвамында эшләгән палаткалы лагерь программасына хәрби өйрәнүләрдән тыш, парашют спорты буенча да укулар оештырылган. Гомумән, җәйге каникуллар чорында гына да ДОССАФ һәм Форпост линияләре буенча барлыгы районнан 100ләп яшүсмер хәрби – патриотик лагерьларда ял иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International