Уяулык гел кирәк

2013 елның 7 августы, чәршәмбе
Нурлат районының 16 авыл җирлеге советында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәйтелгән сессияләр тәмамланды.
Иске Әлмәт авыл җирлегендә узган эшче киңәшмәдә халыкка якын катлам - мәгариф, мәдәният, медицина учреждениесе җитәкчеләре, полициянең участок уполнономоченные, депутатлар һәм авыл җирлеге башлыгы әлеге тема буенча хисап тоттылар, башкарылган эшләргә анализ ясадылар, проблемаларны уртага салып сөйләштеләр.
- Сессияләрдә экстремизмны һәм терроризм-ны профилактикалау темасын сайлавыбыз юкка түгел, - ди  муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Александр Токарев. – Әлеге проблема – бүгенге көн кадагындагы иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Бу хакта республика һәм илкүләмендә дә сөйләшүләр бара. Моннан тыш, бу авыл җирлеге әлеге проблеманы үз җилкәсендә татыганы да бар инде.
Террорчылар белән бәйле әлеге вакыйганы авыл халкы бүген дә оныта алмый. Иске Әлмәттән Мансур Сөнгатуллинның хәтеренә дә нык сеңеп калган ул.
- Урамга полиция, янгын сүндерү һәм ОМОН хезмәткәрләре тулды, - ди Мансур абый ул көннәрне искә алып. – Дөрес, гади халыкны вакытында эвакуацияләгәч, без атыш-бәрелешләрне күрмәдек. Тиешле службаларга әлеге вакыйганы үз вакытында хәл итүләре өчен рәхмәт.
– Моннан 3 ел элек Иске Әлмәттә булып узган вакыйга безнең җирлеккә кара тамга булып ятты, - дип сүзгә кушыла Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов та. – Әлеге вакыйгаларда безнең кешеләр катнашмаса да, ул Әлмәт вакыйгасы буларак телгә кереп калды. Шуның өчен һәр ситуациягә әзер торырга кирәк. Чит кешеләргә, ят әйберләргә игътибарлы булырга. Авыл җирлегендә көн итүче татар, рус, чуваш кешеләре дус-тату яшәсеннәр иде.
Колбай Мораса, Иске Әмзә, Әлмәт авылларының участок уполномоченные Илназ Шәрәфетдинов бу якларда 2011 елдан башлап эшли икән. Шуңа да ул авылга күченеп кайтучыларны, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручыларны “күз угында тота”.
– Имин булмаган гаиләләргә атнасына 2 тапкыр барып йөрибез, - ди участок уполномоченные. – Авылда гадәттән тыш куркыныч ситуация юк, бар да контрольдә.
Хәзер  утырышлар шәһәр микрорайоннарында дәвам итә. Шәһәрдә беренче сессия чәршәмбе көнне Яшьлек микрорайоныннан башланды. Александр Токарев әйтүенчә, әлеге сессияләр халыкка мәгълүмат җиткерү, аларның уяулыгын арттыру җәһәтеннән файдалы. Чыннан да, уяулык беркемгә дә комачауламас.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International