Эшмәкәрләр коткаручы булырмы

2013 елның 7 августы, чәршәмбе
Төрнәс спирт заводының төрле корылма-биналарын, җиһазларын эшмәкәрләргә тәкъдим итәләр.
Сишәмбе көнне күптән түгел бөлгенлеккә төшеп, июль башында ябылырга мәҗбүр булган Төрнәс спирт заводын бөтенләй таркалудан, “урамда калган” хезмәткәрләрен ничек тә булса эш белән тәэмин итү максатыннан, эшлекле сөйләшү үтте. Килеп туган күңелсез вәзгыять хакында уртага салып сөйләшү, фикер-тәкъдимнәр җиткерү өчен бирегә район эшмәкәрләре чакырылды. Киңәшмәдә район башлыгы Наил Шарапов, “Татспиртпром” җәмгыяте җитәкчесе Георгий Куприянов катнаштылар. Иң элек “Татспиртпром” башлыгы заводның ни сәбәпле ябылуын аңлатуны кирәк тапты.
– Заводның җитештерү күләменә караганда, зыяны күбрәк чыга һәм ул бүген нинди дә булса табыш китерергә сәләтле түгел, – диде ул. Аннан сөйләшүгә җыелган кече һәм урта бизнес вәкилләренә үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Чыннан да, заводның бушап калган объектлары бихисап: котельнялар, складлар, үлчәгеч корылмалар – барысы да төзек һәм аларда теләсә нинди производство ачарга мөмкин, диде Гиоргий Федорович. Шунда ук конкрет тәкъдимнәр дә яңгырады – мисал өчен, заводта булган корылмаларда такта яру, металл-чирәп ясау цехлары ачарга була икән. Наил Шараповны исә, район башлыгы буларак, иң беренче чиратта, районда эшсезләр санының кисәк артуы борчый иде: Төрнәс спирт заводындагы йөздән артык кешене дә кушкач, бүгенге көндә бу сан 360тан артып киткән.   – Безнең бүгенге көндә иң төп бурычыбыз – заводның эшсез калган кешеләрен эшле итү. Булдыклы район эшмәкәрләре биредә бушап калган корылмаларның файдаланып, үз производстволарын җайлап җибәрә икән, эшче куллар җитәрлек, – диде ул.
Чыннан да, завод ябылу белән аның йөздән артык хезмәткәре эшсез калды. Араларында гаилә династияләре дә бар. Мәсәлән, Фирсановлар династиясенең гомуми стажы 150 еллап исәпләнә, Антипкиннар гаиләсе дә заводка дистәләрчә елларын багышлаган. Аннан, эшсез калганнар арасында әле тормышларын яңа корып килүче яшьләрнең, бүгенге көндә балалар үстерүче әти-әниләрнең булуын да онытмыйк. Һәм бүгенге көндә аларның күбесе мәшгульлек үзәгендә исәптә тора, дөрес, яңа эш урыннары табучылар да бар, ди. Шулай да күпчелеге өметен җуймаган әле: безгә эш кенә булсын, барысын да булдырачакбыз, диләр алар. Аңлашыла ки, бүген бу җәһәттән бар өмет район эшмәкәрләрендә. Ә әлегә алардан конкрет тәкъдим ишетелмәде...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International