Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Аягыңны суз
2013 елның 7 августы, чәршәмбе
ТКХны реформалаштыру буенча даими комиссияләр утырышының берсендә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, “ЭКОДОМ” идарәче компаниясе җитәкчесе Илфат Гәрәевның башкарылган эшләр турындагы хисабын тыңлагач, кыска гына: “Афәрин!” – дип бәя биргән иде.
ТСЖ һәм идарәче компанияләр адресына мондый бәяне еш ишетергә туры килми. Ә бит бу идарәче компания башка ТСЖларга караганда чагыштырмача яшь, халыкка нибары бер ел хезмәт күрсәтә. Аның карамагында күпфатирлы 44 йорт бар. Билгеле булганча, шикәрчеләр бистәсендә биналар әлләни яңа түгел. Күп кенә инженерлык коммуникацияләре үзләренә тиешлесен хезмәт иткән, аларны заманчаларга алыштыру кирәк, бу, әлбәттә инде, акчага бәйле.
Уңышлы эшнең нигезе дөрес фикерләү, хуҗаларча мөнәсәбәттер, мөгаен. Мисал өчен, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау Федераль программасы буенча шикәрчеләр бистәсендә 21 йортны ремонтлаганнар. Бары тик беренче яртыеллыкта гына да Завод урамындагы 23нче йортның өлешчә түбәсен, подъездларын ремонтлаганнар, Циолковский урамының 7нче йортында кайбер эшләр дәвам итә. Ишегаллары төзекләндерелә. Бу микрорайонның үзенчәлеге дә бар – биредә күпфатирлы йортларда индивидуаль җылыту системасы куелган.
– Үз чиратында бу чыгымнарны сизелерлек киметә һәм акчаларны күбрәк агымдагы ремонтка юнәлтергә мөмкинлек бирә, – ди Илфат Гәрәев. – Ә халык өчен коммуналь хезмәтләр түләүдә ярыйсы ук экономия.
Халык өчен, бәлкем, шулайдыр да, әмма идарәче компаниянең моның белән генә эше кимеми. Биредә җылыту сезонына да җаваплы әзерләнәләр: ишекләрне, люкларны, подвалларны җылыталар, подъездлардагы тәрәзәләрне ремонтлыйлар. Шуңа да узган ягу сезонында аларда бер генә авария дә булмаган. Хәзер дә монда эшләрне әзерлек планын узыбрак башкарып киләләр.
– Барлык эшләрне дә еллык план-график нигезендә алып барабыз, бу компаниянең көчен һәм бюджетын чамаларга мөмкинлек бирә, – диде идарәче компания җитәкчесе.
Беренче яртыеллыкта идарәче компаниягә халыктан 423 заявка кергән, 15се карау стадиясендә, калганнары үтәлгән.
– Мисал өчен, халык безгә коймаларны сүтә башлагач мөрәҗәгать итте. Без аларга бу эшнең шәһәрне төзекләндерү кысаларында алып барылуын һәм биредә тере койма ясаучы куаклар утыртылачагын аңлаттык, – диде Илфат Гәрәев. Гомумән, биредә 4 йортның иске коймаларын сүткәннәр һәм алар урынына 400 төп спирея утыртканнар.
Идарәче компаниянең коллективы никадәр генә яхшы булмасын, халык тарафыннан аңлашу тапмаса, эшләве барыбер кыен булыр иде. Биредә эшләрне йорт советлары белән бергәләп оештырганнар, алар янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауда ярдәм итәләр. Ә микрорайонның һәр кешесенә диярлек җиткерелүче мәгълүмати газета үзенчәлекле ярдәмче дә булган.
– Без бит газетада компаниянең һәм бистәнең тормышы, эшчәнлеге турында гына сөйләп калмыйбыз, ә бурычлылар турында да сүз кузгатабыз. Шул рәвешле, без халыктан тиешле бурычны 1 миллион сумнан 314 меңгә кадәр киметә алдык, – диде инициативалы җитәкче.
Бәлкем, бөтенләй дә бурычсыз торак милекчеләре ширкәтләре дә бардыр, әмма реаль нәтиҗәләргә ирешүчеләре барыбер әлләни күп түгелдер.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз