Бүген, 10 августта районның спорт сөючеләре дә Бөтенроссия Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр. Бу дата уңаеннан райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге аэропорт территориясендә төрле спорт ярышлары, мәдәни программа оештырган иде.