Район башлыгы Наил Шарапов та Бикүле мәчетенә барып, барлык авыл халкын, кунакларны Ураза бәйрәме белән котлады, мәчетнең озак еллар буе халыкка хезмәт итүен, иман йортыннан яше-картының беркайчан да өзелмәвен, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде. Аннан сәдакасын өләште, шунда ук авыл халкы белән дөньяви мәсьәләләр турында да сөйләшеп алды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин исә Ураза гаетенә Биккол авылы мәчетенә юл тотты. Бәйрәм намазы алдыннан ул мәчеткә җыелган карты, яше, авыл халкы белән җылы әңгәмә корып алды. Фатих Сәүбәновичның хаҗи буларак сөйләгән сүзләрен дә, тарихи китаплар авторы буларак кызыклы мисалларын да һәммәсе кызыксынып тыңлады. Әлбәттә, форсаты чыккач, җитәкчегә көндәлек мәшәкатьләргә кагылышлы сораулар да булды. Аннан сәдакалар өләшенде, гает намазы укылды, Биккол авылы имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Гәрәев бәйрәм вәгазе сөйләде, шулай ук җыелган халыкка республика Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигулланың бәйрәм котлавын да җиткерде.