ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2013 ел
җомга
Бүген Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда  Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Кыям улы Гыйматдинов барельефы белән яңартылган истәлек тактасын ачу тантанасы булды.
Нурлатның “Ледок” Спорт сараенда 10 августтан бирле Ханты-Мансийскиның “Югра” хоккей командасы шөгыльләнә.

15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгы күптән түгел генә төзегән республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә безнең районнан да 8 мәктәп кергән.
Белем көнен укучылар гына түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре дә көтә булып чыкты. Социаль челтәрләрдә баланы мәктәпкәчә учреждениегә йөрткән өчен түләү өлешенең артуы хакындагы хәбәрләре белән шау-шу кузгаткан “Мәгариф турында”гы закон 2013 елның 1 сентябрендә үз көченә керә.
Миграция темасына алынуга, рус халкының “В чужой монастырь своим уставом не ходят” мәкале искә төште. Кешенең нинди генә илгә барып чыкса да, шул ил законнарын үтәргә тиешлеген халкыбыз шулай бик гади һәм төгәл аңлата. Россия Федерациясе миграция службасының Татарстан буенча идарәсенең Нурлат районы территориаль бүлеге начальнигы Нәфис Һадиев белән сөйләшүне дә шул мәкаль яссылыгында алып бардык.

14
август, 2013 ел
чәршәмбе
Крестьян-фермерлык хуҗалыгы 172 гектарда үстерелгән игеннәрдән уртача 30 центнердан артык уңыш алды.
Бүген Мамыкның “Нефтьче” мәдәният йорты директоры Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Казанда Халыклар Дуслыгы йортында узучы конференциясендә катнаша.
Нурлатта экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча җыелышлар бара.
Районның спорт сөючеләре, гадәттәгечә, быел да Бөтенроссия Физкультурачылар көнен аэропорт территориясендә төрле ярышлар белән билгеләп үттеләр.

13
август, 2013 ел
сишәмбе
Нурлат районара почта элемтәсе хат ташучысы Юлия Герасимова 2013 елның 2 яртыеллыгына әбунә кампаниясе нәтиҗәләре буенча республика хат ташучылары конкурсында җиңүчеләр исәбенә чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International