8 мәктәп - иң яхшылар арасында

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгы күптән түгел генә төзегән республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә безнең районнан да 8 мәктәп кергән. Сыйныфтагы балалар саны 14тән артыграк булган мәктәпләр рейтингында шәһәрнең 2нче мәктәбе 25нче, 3нче мәктәп  53нче, Егоркино мәктәбе 74нче урында. Сыйныфтагы балалар саны 14тән азрак булган авыл мәктәпләре рейтингында исә Төрнәс мәктәбе 56нчы, Иске Чаллы мәктәбе 62нче, Елаур мәктәбе 68нче, Чулпан мәктәбе 79нчы һәм Яңа Иглай мәктәбе 84нче урынга чыккан.
- Мәктәпләр рейтингы иң беренче чиратта бу мәктәптә укучы балаларның рус теле һәм математика фәннәре буенча БДИ нәтиҗәләрен исәпкә алып төзелгән. Шулай ук БДИ бирә алмаучылар саны да, мәктәпнең Бөтенроссия фән олимпиадалары һәм конкурслары призерларының саны да искә алынган, -  ди мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Неля Гыйззәтуллина. - Районнан берьюлы 8 мәктәпнең әлеге исемлеккә керүе  бик яхшы күрсәткеч. Мәсәлән, шәһәрнең 2нче мәктәбе башкаланың кайбер аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче махсус мәктәпләреннән дә алдарак тора.
Быел мондый рейтинг беренче тапкыр төзелгән әле. Мәгариф һәм фән министрлыгында аны һәр уку елы нәтиҗәләре буенча булдырып, республиканың иң яхшы мәктәпләрен ел саен ачыкларга ниятлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International