Физкультурачылар көне ярышып үтте

2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Районның спорт сөючеләре, гадәттәгечә, быел да Бөтенроссия Физкультурачылар көнен аэропорт территориясендә төрле ярышлар белән билгеләп үттеләр.
– Һәркем үзенең күңеленә хуш килгән ярышларда катнаша ала, бу рәсми бәйгеләр түгел, шуңа да бернинди яшь чикләүләре дә, аерым таләпләр дә куелмый, – дип мөрәҗәгать итте яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин бәйрәмне ачу тантанасында. Шунда ук бер төркем спортчыларга, ветеран-спортчыларга, тренерларга һәм районда спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә ТРның Яшьләр эшләре, спорт  һәм туризм министрлыгының, район башлыгы Наил Шараповның һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Моннан тыш, физкультура укытучысы Борис Борисовка, спорт ветераны Иван Беловка һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең дзюдо буенча тренеры Илшат Әһлиуллинга “Татарстан Республикасының физкультура отличнигы” күкрәк билгесе тапшырылды. Шунысын да әйтик, Илшат район тарихында мондый бәягә лаек булган иң яшь тренер да әле.
– Борис Борисович кебек тәҗрибәле остаз белән беррәттән минем тыйнак хезмәтемне дә шулай югары бәяләүләренә бик шатландым, әлбәттә. Әмма моны мин яшь тренерга аванс буларак бирелгән бүләк дип кабул итәм һәм киләчәктә тагы да ныграк тырышырга туры киләчәген бик яхшы аңлыйм, – диде “өр-яңа физкультура отличнигы”. Шулай да бүләкләрнең шактые әле бүген дә сафта булган һәм яшьләр белән шөгыльләнүләрен дәвам иткән спорт ветераннарына булды, әлбәттә. Бәйрәмгә килә алмаучыларын да онытмадылар. Физкультурачылар көне алдыннан яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Шамил Тюкаев атаклы ветераныбыз, Нурлат футболының үсешенә зур өлеш керткән Михаил Феоктистовның өендә булып, аңа район җитәкчелегенең котлауларын ирештерде, бүлек исеменнән бүләген дә тапшырып чыкты.
Спорт бәйрәмендә теләкләре булганнар җиңел атлетика, волейбол, мини-футбол, шахмат бәйгеләрендә үз көчләрен сыный алды. Мәсәлән, мини-футболда дүрт команда көч сынашты, һәм җиңүче исемен ДЮСШ футболчылары яулады. Шулай ук “Нурлат АТПсы” өчен уйнаучы үсмерләр дә мактауга лаек: алар ике команда куйганнар иде һәм II-III урыннарны алуга ирештеләр. Волейболда исә “Нурлатнефть” уенчыларын җиңә алучы табылмады. Шәһәрнең 2нче мәктәбе белән балалар-үсмерләр спорт мәктәбе-3нче мәктәп  II-III урыннарны бүлештеләр. Җиңел атлетикада катнашучылар да шактый җыелды. Монда үз ишләре арасында беренче урыннарны Эдуард Жирнов, Андрей Сираҗетдинов, Рифкать Сафиуллин, Евгений Янилкин, Наталья Горшкова, Ольга Евсеева һәм Надежда Григорьева алдылар.
Шахмат турнирында исә призлы урыннарның кемнәрдә буласын фаразлавы әлләни кыен булмады, һәм Михаил Безруков, Сергей Анисимов, Вячеслав Членов I-III урыннарны алып, үзләренең әлегә районда иң көчлеләр икәнлекләрен расладылар да. Хәер, мондый бәйрәмдә спортчылар җиңү, призлы урынга эләгүләргә әлләни игътибар бирмиләр үзе. Әнә, спорт ветераннары исеменнән сүз алган Валерий Трофимов та нәкъ шулай уйлый.
– Россиядә Физкультурачылар көне 1980 елдан бирле билгеләп үтелә. Без, ветераннар бу көндәге бәйгеләргә менә шулай җыелып, бер мамык коеп алу итеп карасак, яшьрәк спортчылар һәм укучыларга яңа сезон алдыннан үз көчләрен сынап карау өчен бер дигән мөмкинлек тә әле бу, – диде бәйрәмгә гомуми нәтиҗәне ясап тәҗрибәле остаз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International