Миграция темасына алынуга, рус халкының “В чужой монастырь своим уставом не ходят” мәкале искә төште. Кешенең нинди генә илгә барып чыкса да, шул ил законнарын үтәргә тиешлеген халкыбыз шулай бик гади һәм төгәл аңлата. Россия Федерациясе миграция службасының Татарстан буенча идарәсенең Нурлат районы территориаль бүлеге начальнигы Нәфис Һадиев белән сөйләшүне дә шул мәкаль яссылыгында алып бардык.