Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Балалар бакчасы өчен түләү артмаячак
2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Белем көнен укучылар гына түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре дә көтә булып чыкты. Социаль челтәрләрдә баланы мәктәпкәчә учреждениегә йөрткән өчен түләү өлешенең артуы хакындагы хәбәрләре белән шау-шу кузгаткан “Мәгариф турында”гы закон 2013 елның 1 сентябрендә үз көченә керә.
“Хәзер балалар бакчасы өчен аена бер мең ярымнар тирәсе түлим. Дөресен әйтим, бу сумма минем өчен кечкенә түгел, чөнки мин берүзем ике бала үстерәм бит, өстәвенә, фатирда да торам. Сентябрьдән бакча өчен бермәбер артыграк түләргә кирәк булачак, шул ук вакытта компенсация дә түләнмәячәк, дип сөйлиләр”, - дип шалтыратты кизү телефонына Нурлатта яшәүче берәү.
Хәлгә ММҮ методисты Гөлсинә Измайлова ачыклык кертте: - Әлегә баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрткән өчен ата-аналар түләүләрендә бернинди дә үзгәрешләр булмаячак. Район башкарма комитетының бу хактагы Карары да бар. Яңа закондагы үзгәрешләр нигездә белем бирү процессына кагылышлы булачак.
Ул шулай ук балалар бакчасы өчен түләүгә компенсациянең бетерелүе турындагы имеш-мимешләрне дә кире какты. “Һәрхәлдә, безгә андый күрсәтмәләр кергәне юк”, - дип җавап бирде Гөлсинә Вакыйфовна.
Хәзерге вакытта районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 2758 бала йөри. Уку елы башлангач бу сан үзгәрәчәк, чөнки бакча чыгарылышлары урынына башка сабыйлар киләчәк бит. Матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең Нурлат филиалы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрткән өчен түләүгә компенсацияне 1793 ата-ана ала. Бакчага йөрүчеләр белән компенсация алучылар арасындагы аерманы мәгариф бүлегендә: “Кемнәрнеңдер документлар белән мәшәкатьләнеп йөрисе килми. Түләү белән проблема юк”, - дип аңлаттылар. Ә шул вакытта кайбер балалар бакчаларында балаларның бакчага йөрүен билгеләп бара торган журнал янәшәсендә тагы бер кенәгә барлыкка килде. Анда ата-аналар баланы бакчага йөрткән өчен түләгән датаны билгеләп куялар һәм квитанциянең күчермәсен теркиләр. Мөгаен, кирәге чыга калса диептер инде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз