Юлия Магарина Нурлатта рус диаспорасын җитәкләячәк

2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Бүген Мамыкның “Нефтьче” мәдәният йорты директоры Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Казанда Халыклар Дуслыгы йортында узучы конференциясендә катнаша. Ул район җитәкчелеге тарафыннан Нурлат районында рус общинасы рәислегенә кандидат итеп күрсәтелде. Община үз эшен якын араларда башлаячак.
Кыскачы гына Юлия турында: 1981 елда Нурлатта туган, озак еллар Ташкентта яшәгән, шунда ук “Катхак-кендра” һинд институты филиалында укыган, Чиләбе дәүләт педагогия университетын, шулай ук Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлаган, 2006 елдан бирле Мамыктагы “Нефтьче” мәдәният йортында эшли, 2010 елдан – директор. Кияүдә, кызы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International