Милләтара ихтирам кимемәсен

2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Нурлатта экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча җыелышлар бара.
 Мондый җыелышлар 1-6 августта авыл җирлекләрендә уздырылды. Шәһәрдәге беренче утырыш 7 августта Яшьлек микрорайонында үтте. Анда, төрле ведомство җитәкчеләреннән тыш, әлеге бистәдә урнашкан оешма-учреждениеләр, предприятиеләр хезмәткәрләре дә катнашты, аларның күбесе шул микрорайонда торучылар иде.
“Яшьлек” ТСЖсы рәисе Наил Мөхәммәтҗанов башта кайбер саннар китерде: ширкәт балансында күпфатирлы 19 йорт бар, 2960 кеше яши, шуларның 325е – 25 яшькә кадәргеләр. Болар – төрле милләт кешеләре, әмма ниндидер этникара конфликтлар беркайчан да килеп чыкканы булмады, диде ул. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов Нурлаттагы барлык ширкәтләрнең рәисләренә мөрәҗәгать итеп, йорт комитетлары белән берлектә даими рәвештә фатирларны йөреп чыгарга кирәк, диде.
– Үзегезгә ышанып тапшырылган йорттагыларның ничек яшәгәнлекләрен белеп торырга тиешсез: анда кем теркәлгән, кем яши, – диде Р.Кәримов. – Бүген күпләр фатирларын кемгә дә булса яшәргә биреп тора – мондый фатирларга игътибар итегез. Гомумән, уяу булырга кирәк.
Уяулык турында шәһәр прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов та искә төшерде, һәм бу бер җитәкчеләргә генә дә кагылмый, диде ул.
– ТСЖ хезмәткәрләренә йортларның подвал һәм чарлакларын тикшерергә кирәк, – диде ул. Һәм һәркемгә дә игътибарлы булырга киңәш итте: нинди дә булса шикле әйбер сиздегезме – шунда ук хокук саклау органнарына шалтыратырга кирәк. Прокуратура экстремистик юнәлештәге сайтлар белән актив көрәш алып бара, шактый Интернет-ресурслар ябылды.
Шәһәр прокуратурасы вәкиле шулай ук нурлатлыларны толерантлы булырга, бер-берләрен хөрмәт итәргә һәм бары тик законда рөхсәт ителгән диннәрне генә тотарга чакырды. Диннең законлылыгы дигәннән, утырышта Нурлат район мөхтәсибенең беренче урынбасары, “Кормыш” мәчете имамы Альберт Насрыев та катнашты һәм бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Диннән ерак торган һәр кеше дә барлык нечкәлекләрне дә белеп бетерми. Бүгенге көндә барлык мәчетләр дә Исламның яраклы юнәлеше – Әбу Хәнифә мәзһәбен тота.
– Нинди диндә, милләттә булуга да карамастан, сез бер-берегезне хөрмәт итәргә тиеш, – диде Альберт Насриев. Ә бу хакыйкатьне балачактан ук сеңдерү мәслихәт. Имамның сүзләрен 4нче мәктәп вәкиле – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Шойтова да раслады. Ул мәктәптә бу юнәлештә нинди чаралар уздырылуын сөйләде.
Очрашу азагында микрорайондагы оешмаларның җитәкчеләре өчен традицион дини кыйммәтләрне ныгыту, толерантлыкны формалаштыру мәсьәләләре буенча укулар оештыруда булышлык итәргә карар кылынды. Гомумбелем бирү учреждениеләренә укучы яшьләр арасында тәрбия эшен активлаштырырга, районның милли диаспоралары вәкилләре белән милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча эшне көчәйтергә, җирлек территориясенә Урта Азия һәм Төньяк Кавказ төбәкләреннән килүче гражданнар, шулай ук традицион булмаган Ислам тоткан чит затлар турында ай саен Россия МВДсының Нурлат районы бүлегенә мәгълүмат биреп бару эшен активлаштырырга тәкъдим ителде.
Мондый җыелышлар барлык микрорайоннарда да узачак, чираттагысы 9 августта шәһәрнең үзәк өлешендә үтте, соңгысы 23 августта Түбән Нурлатта булачак дип планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International