ИҢ ЯХШЫ ХАТ ТАШУЧЫНЫ ХӨРМӘТЛӘҮ КӨТӘ

2013 елның 13 августы, сишәмбе
Нурлат районара почта элемтәсе хат ташучысы Юлия Герасимова 2013 елның 2 яртыеллыгына әбунә кампаниясе нәтиҗәләре буенча республика хат ташучылары конкурсында җиңүчеләр исәбенә чыкты.
Менә нинди җиңел булды “Дуслык”ның кулы хат ташучы Юлия Герасимова өчен: газетабызның 12 июль санында тәҗрибәле хат ташучы турында зур фотосы белән җылы язма чыккан гына иде, инде менә янә сөенечле хәбәр килеп иреште. 11нче елын Нурлатның  Тимер юлчылар бистәсендәге 3нче участок әбунәчеләрен корреспонденцияләр белән вакытында сөендереп торучы почтальонның эш күрсәткечләре игътибар җәлеп итәрлек булган, димәк. Саннар саллы шул: Юлия Константиновна үз участогында 260 нөсхә матбугат тарата, пенсия, субсидия кебек төгәллек сорый торган акча эшләрен дә бик җиренә җиткереп башкара, кешеләр белән мөгамәләсе дә бер дигән.
19 август көнне Юлия Герасимованы барлык җиңүчеләр белән бергә Казанга, “Татмедиа” ААҖнең брифинг-залына чакыралар. Намуслы хезмәтенә лаеклы бәяне шунда ишетәчәк ул.
Мактаулы хат ташучы турында тулырак мәгълүматны газетабызның 12 июль саныннан таба аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International