ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген, 12 ноябрьдә, районнан 19 егете армия сафларына озатылды, шуларның 9ы солдат хезмәтенә машина йөртүче һөнәрен үзләштереп китте.
Календарьдагы әһәмиятле даталар уңаеннан мәгълүмати сәгатьләр уздыру – җирлекара китапханә каршындагы хокукый мәгълүмат үзәгенең традициясе.

Узган атна азагыннан районда шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыерга 2шәр мең сум исәбеннән субсидияләр бирелә башлады.
Район хуҗалыкларында көнбагыш урдыру дәвам итә. Көнбагыш игү белән шөгыльләнүче “ИРС” хуҗалыгында тагы 200, “ВЗП-Билярск” та 400ләп гектарда көнбагыш мәйданнары кала.
Мөгаен, якын киләчәктә район хастаханәсендә бала тудыру йортын һәм поликлиниканы капиталь ремонтлау, яңа стационар төзү башланыр. 
Атна башыннан районда яңа хәрби комиссар, полковник Заһир Кәрим улы Абдуллин эшли башлады. Заһир Кәримович армиягә 32 ел гомерен биргән.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең футбол секциясендә тренерлар Шамил Тюкаев һәм Юрий Никитинда шөгыльләнүче өч яшь төркемендәге команда да республика беренчелегенең финалына юлламалар яулады. 
Бу көннрәдә, поезд килүен көтүне ничек тә булса күңеллерәк уздырыр өчен, Нурлат тимер юл станцияседә пассажирлар “Иминлек – балалар күзлегеннән” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсен хозур кыла ала.
“Нурлатнефть” НГДУсының рәссам-бизәүчесе Рөстәм Хәйретдинов быел “Рухият” фонды тәкъдиме белән әлеге фонд аша нәшер ителгән ике китапны бизәүгә алынган. Әмирҗан Моталлаповның “Шобага” һәм Суфия Гарифуллинаның “Плюс значения не имеет” китапларының тышлыгы һәм эчке рәсемнәре китап графикасы белән укучыны җәлеп итәрлек башкарылганнар.

11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бу көннәрдә Нурлатның шаяннар тапкырлар мәзәкчеләр клубы әгъзалары Республика күләмендә узачак ярымфиналга әзерләнә. Татар театры режиссеры Илшат Гайсин җитәкчелегендәге 7 кешедән торган “Тулпар” командасы үз чыгышын 15 ноябрьдә  Халыклар дуслыгы йортында күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International