Хәрби комиссариатта - яңа җитәкче

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Атна башыннан районда яңа хәрби комиссар, полковник Заһир Кәрим улы Абдуллин эшли башлады. Заһир Кәримович армиягә 32 ел гомерен биргән. Шуларның 11,5 елы Кукмара районы, 3,5 ел Әгерҗе хәрби комиссариатларын җитәкләгән. Хезмәт эшчәнлеге чорында Әгерҗе муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе, Әгерҗе шәһәре мэры вазифаларын да башкарган. Өйләнгән, 3 баласы бар. Оборона өлкәсенә керткән өлеше өчен СССР һәм РФ Оборона министрлыкларының медальләре һәм хәрби округларның, ТР хәрби комиссариаты һәм Министрлар Кабинетының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International