Вокзалда балалар иҗаты күргәзмәсе эшли

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Бу көннрәдә, поезд килүен көтүне ничек тә булса күңеллерәк уздырыр өчен, Нурлат тимер юл станцияседә пассажирлар “Иминлек – балалар күзлегеннән” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсен хозур кыла ала.
Анда тимер юл станциясе җитәкчелеге оештырган шул исемдәге конкурста катнашучыларның эшләре бирелгән. Болар – “Тиенкәй” балалар бакчасы һәм Кизләү мәктәбенең I сыйныфы укучыларының эшләре. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International