ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Мамык авылының “Сульчинка” ансамбленә икенче сулыш өрергә җыеналар. Моннан 7 еллар элек оешкан ансамбльнең гөрләгән чаклары бар иде. 
Урамда һава торышы әлегә җылы торса да, мәдәният хезмәткәрләре инде Яңа елны кайгырта.
“Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасының Нурлат берләшмәсе әгъзалары  13 ноябрьдә үткән чираттагы утырышны  ноябрь аенда районда билгеләп үтеләчәк Халыкара әниләр көненә әзерлек темасына багышладылар.
Бүген, 13 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре Ассамблеясының күчмә утырышында Нурлат районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Федор Терентьев катнаша.
Бүген, 13 ноябрьдә җирлекара үзәк китапханәнең барлык филиаллары чираттагы район семинарына җыелдылар. 
15 ноябрьдән җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен штраф салырга мөмкиннәр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының рамкалы конвенциясендәге таләпләрнең берсе – аерым урыннарда тәмәке тартуны тыю. 2008 елда бу конвенцияне имзалап, Россия әлеге конвенция кысаларында каралган чаралар белән килешүен белдерде. 
Чаралар Бөтенроссия сыйфат айлыгы кысаларыда уза һәм сыйфатлы товарлар, хезмәтләрне дөрес сайлау күнекмәләрен формалаштыруга, көндәшлекне үстерүгә юнәлтелгән.
Бүгенге көндә анда 43 меңнән артык экземпляр бар.
Раритет фондның иң иске басмасы Александр Пушкинның “Южные поэмы” әсәре. 1947 елда РСФСРның Мәгариф министрлыгының “Балалар әдәбияты” нәшриятында басылган.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген  җәмәгать тыңлаулары ике мәсьәлә буенча үтте. Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеш бүлеге начальнигы Наталья Крайнова Нурлатның төньяк өлешен планлаштыру проекты белән таныштырды.
Шәһәрнең 2, 8нче урта мәктәпләре һәм гимназия территорияләрендә төзелеп  килүче спорт мәйданчыкларын узган атнада караган район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров эшләрне якын арада төгәлләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International