Нурлатның өч футбол командасы да республика беренчелеге финналына чыкты
2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең футбол секциясендә тренерлар Шамил Тюкаев һәм Юрий Никитинда шөгыльләнүче өч яшь төркемендәге команда да республика беренчелегенең финалына юлламалар яулады.
Шунысы сөенечле, урта һәм кече яшьтәге футболчыларыбыз зона ярышларында барлык көндәшләрен дә отып, беренче урыннар алдылар.