Нурлат егетләре тормышны армия хезмәтеннән башлыйлар

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Бүген, 12 ноябрьдә, районнан 19 егете армия сафларына озатылды, шуларның 9ы солдат хезмәтенә машина йөртүче һөнәрен үзләштереп китте.
Хәрби комисариатта әйтүләренчә, бу быелгы көзге чакырылышта армиягә китүче иң саллы төркемнәрнең берсе икән. Егетләр нигездә Мәскәү яны, Можайск, Самара һәм Мурманскида, Владивосток өлкәләрендә  хәрби-диңгез флотында, эчке һәм хәрби-һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт итәчәк икән. Егетләргә юл теләкләрен җиткергән район хәрби комиссары, полковник Заһир Абдуллин өчен әлеге төркем беренче озату иде. Шуңа да ул хәрби хезмәттә бик кирәк иминлек буенча инструктаж белән бергә, үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләрен дә җиткерде.
- Сезнең буын армия мәктәбенең кыска срогына эләкте, - диде хәрби комиссар. – Солдат һөнәрен үзләштерү өчен  1 ел хезмәт бик аз. Шуңа да сездән  зур түземлелек һәм өлгерлек сорала. Әти-әниләрегез, якын кешеләрегез көтүен онытмагыз. Сау-сәламәт күрешергә насыйп булсын.
Егетләрнең барысы да армиягә китәргә ашкынып тора. Әнә, Андреевка авылыннан Дмитрий Сидиряков быел гына мәктәпне тәмамласа да, беренче чиратта Ватан алдындагы бурычын үтәргә булган.
- Әтием, бабам хезмәт иткән, - ди егет. – Мин дә, гаиләдә бердәнбер бала булсам да, иң элек армия мәктәбен узарга карар иттем. Ә аннан, исән-сау әйләнеп кайткач, читтән торып укырга керермен, эшкә урнашырмын. Хәзер бит армиядә хезмәт итмәгән егетләргә эшкә урнашуы да авыр.
 Ә менә нурлатлы Тимур Булатов армиягә югары белем белән китә. 
- Хезмәт юлын башлаганда, бернинди проблемалар булмасын, дим, - ди ул. – Аннан армия бит әле ул үзенә күрә бер дөнья күрү дә. Килешегез, беребез дә махсус Владивосток, Мурманск өлкәләренә бара алмас идек әле. Шуңа да сөенеп китәм: беренчедән, кыска срок, икенчедән, армия – тәҗрибә һәм тормыш мәктәбе бит ул.
Декабрь азагына кадәр барачак хәрби чакырылыш кампаниясендә нурлатлылар планны үтәргә ниятли. Инде бүгеннән үк язгы чакырылыш турында да кайгырталар. Бар да яхшы булса, шефлар-Тын океаны флоты белән хезмәттәшлекне җайлап, язгы чакырылышта Нурлат егетләрен шунда җибәрергә исәпләре. Район хәрби комиссары  Заһир Абдуллин егетләрнең бер тирәдәрәк хезмәт итүе яклы. Шуңа да ул егетләрне Республиканың Җыелу пунктына озатканда да бер-берегездән аерылмагыз, бергә булыгыз, дигән киңәшләрен кат-кат җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International