Нурлат рәссамы китаплар бизи

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
“Нурлатнефть” НГДУсының рәссам-бизәүчесе Рөстәм Хәйретдинов быел “Рухият” фонды тәкъдиме белән әлеге фонд аша нәшер ителгән ике китапны бизәүгә алынган. Әмирҗан Моталлаповның “Шобага” һәм Суфия Гарифуллинаның “Плюс значения не имеет” китапларының тышлыгы һәм эчке рәсемнәре китап графикасы белән укучыны җәлеп итәрлек башкарылганнар. Рөстәм әлеге фондка узган ел бер китапны эшләп биргән иде инде, күрәсең, рәссамның эше заказчыларны канәгатьләндергән. Хәер, Нурлат рәссамы “Татнефть”тәге иҗатташлары арасында билгеле шәхес, ул ел саен нефтьче-рәссамнар күргәзмәсендә дә уңышлы катнашып килә. Нигездә татар халык көнкүрешенә, әкиятләренә багышланган рәсемнәре һәрчак игътибарны җәлеп итәрлек яктылыгы белән сокландыра.Рөстәм һәрчак иҗатта. Якын арада ул узган ел башлаган һәвәскәр рәссамнар түгәрәгенең эшен яңартып җибәрергә дә җыена: икенче ел инде 4-5 һәвәскәр аның янәшәсендә бик теләп осталык серләренә өйрәнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International