Нурлатта субсидия 4174 баш сыерга биреләчәк

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Узган атна азагыннан районда шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыерга 2шәр мең сум исәбеннән субсидияләр бирелә башлады. Район буенча барлыгы 4174 баш сыерга 8 млн 348 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк, дип хәбәр иттеләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә. Субсидияләр республика бюджетыннан сөт җитештерүчеләргә ярдәм итү максатыннан бирелә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International