Нурлат районы кырларында эш дәвам итә

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Район хуҗалыкларында көнбагыш урдыру дәвам итә. Көнбагыш игү белән шөгыльләнүче “ИРС” хуҗалыгында тагы 200, “ВЗП-Билярск” та 400ләп гектарда көнбагыш мәйданнары кала. Көнбагышның уңышы быел начар түгел, әлегә район буенча уртача күрсәткеч бер гектарга  15 центнердан артыграк. Берүк вакытта хуҗалыкларда кукурузны орлыкка урдыру,  көзге җир эшкәртү дәвам итә. Бүгенге көнгә барлык чәчүлек мәйданнарның 91 проценты эшкәртелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International