ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
19 – 21 февральдә Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе кысаларында узачак түгәрәк өстәл артында сөйләшүләргә районнардан да авыл хуҗалыгы белгечләре чакырыла.
Кичә, 16 февральдә Нурлатта “Татарстан чаңгы юллары-2014” массакүләм ярышлары уздырылды. Спорт бәйрәмен тантаналы ачу вакытында барлык чаңгы сөючеләрне райбашкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова сәламләделәр, шулай ук район башлыгы Равил Кузюровның да чаңгы бәйрәме белән котлау сүзләрен җиткерделәр.

15
февраль, 2014 ел
шимбә
Бүген, 15 февральдә шәһәр Мәдәният сараенда Совет гаскәрләрен Әфганнан чыгаруның 25 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.

14
февраль, 2014 ел
җомга
Бүген 14.02.2014 – Гашыйклар көнендә 14.00дә Нурлатның ЗАГС бүлегендә Игорь Синяков белән Анна Беляева никахларын теркәделәр.
Бүген, 14 февральдә шәһәр мәдәният сараенда  “Татарстан–Яңа гасыр”–“Татарстан-Новый век” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат төбәк бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы үтте.
Бүген шәһәр Мәдәният сараенда “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия”се оешмасы активистлары өчен дискотека үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, тематик кичәгә оешманың иң актив яшьләре чакыру билетлары буенча керәчәк икән. Дискотека кичке 7дә башлана.
 Кичә шәһәрнең 4нче мәктәбендә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең  туган көненә багышлап район укучыларының фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда район һәм шәһәр мәктәпләренән 29 укучы катнашты. Укучылар  Муса Җәлилнең  тормыш һәм иҗат юлына багышланган фәнни эшләре белән презентацияләр ярдәмендә таныштырдылар.
Район мәдәният бүлеге “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленең 15 февральдә Алексеевскида үтәсе зона турында безнең районны берничә катнашучы тәкъдим итәчәк. Алар арасында Нурлат сәнгать мәктәбенең “Әйлән-бәйлән” вокаль ансамбле (җитәкчеләре-Роза Әхмәтҗанова), җырчылар Роза Әхмәтҗанова, Искәндәр Гайсин һәм Лилия Вәлиуллина бар. Программага нигездә мөнәҗәтләр кертелгән.
Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү,  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында сүз  республика халкының һәм территориясенең янгын крукынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында барды.
Бүген, 14 февральдә, район Советында Нурлат муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча  комиссиянең утырышы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International