Районда коррупциягә каршы көрәш буенча нәтиҗәләр ясадылар

2014 елның 14 феврале, җомга
Бүген, 14 февральдә, район Советында Нурлат муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча  комиссиянең утырышы үтте. Очрашуны комиссия рәисе – Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров алып барды. Көн тәртибенә комиссия составына үзгәрешләр кертү,  “ТР халкының һәм эшмәкәрләренең коррупция турындагы фикерен өйрәнү” социологик сораштыруы нәтиҗәләренә күзәтү, комиссиянең 2013нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2014нче елга эш планын билгеләү кертелгән иде.
Башта комиссиянең яңартылган составы билгеләнде, Равил Әфраимович комиссия алдына эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү бурычы куйды.  Социологик сораштыру, нәтиҗәләр ясау һәм  2014нче елга  планнар билгеләү темалары буенча район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Федор Терентьев чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International