Нурлатта “Татарстан чаңгы юллары-2014” ярышларында 80 җитәкче стартка басты

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Кичә, 16 февральдә Нурлатта “Татарстан чаңгы юллары-2014” массакүләм ярышлары уздырылды. Спорт бәйрәмен тантаналы ачу вакытында барлык чаңгы сөючеләрне райбашкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова сәламләделәр, шулай ук район башлыгы Равил Кузюровның да чаңгы бәйрәме белән котлау сүзләрен җиткерделәр.
Быелгы чара соңгы еллардагыдан шактый массакүләмле булды: ярышларда 800дән артык спорт сөюче катнашты, нурлатлылардан тыш, күрше Аксубай, Әлки һәм Спасс районнарыннан килүчеләр дә бар иде, хәтта VIP-йөгерештә дә шәһәр-район оешма-предприятиеләренең 80гә якын җитәкчесе стартка басты.
Аерым алганда, быелгы “Татарстан чаңгы юллары”нда мәктәп укучыларыннан, укытучылардан тыш, “Нурлатнефть” идарәсе, “Татарстан почтасы”ның Нурлат филиалы, җылылык челтәрләре предприятиесе, район үзәк хастаханәсе, “Татнефть-Энергосервис” җәмгыяте, ЕРЦ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, БТИдан шактый спорт сөюче көч сынашты. VIP-йөгерештә исә стартка беренчеләрдән булып район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин үзе басты, соңыннан җиңүчеләргә медаль-грамоталар да тапшырды. Ярышларны төп оештыручылар – районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге үз дистанцияләрендә беренче килгәннәргә медаль-грамотадан тыш, “Лыжня России-2014” символикалы сувенир баш киемнәре дә өләште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International