Ел башыннан Нурлат районында 12 янгын чыккан

2014 елның 14 феврале, җомга
Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү,  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында сүз  республика халкының һәм территориясенең янгын крукынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында барды.
Биредә ел башыннан 10 февральгә кадәр Татарстанда 391 янгын чыккан, аларда 39 кеше һәлак булган, дип билгеләп үтелде. Бу саннар узган елның шул чорындагыдан югарырак.
- Көннәрнең гадәттән тыш суык торуы янгыннар артуга китерде. Бүгенге көнгә Нурлат районында 12 янгын чыккан, төп сәбәпләре – төтен юлларының, электр үткәргечләренең төзексезлеге, мичнең артык кызуы, - диде видеоутырыштан соң 125нче Янгын часте начальнигы Илһам Курамшин. Һәм бу көннәрдәге көннәрнең җылытуы аркасында шулай ук проблемалар килеп чыгарга мөмкин икәнлеген билгеләп үтте. Ул утырышта катнашкан  службалар, предприятиеләр җитәкчеләренә үз участокларында барлык куркынычсызлык чараларын күрергә киңәш итте.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International